Тиздән Рамазан ае башлана
Татарстанда Рамазанга түләүләр күләмен расладылар.
2025 елда Рамазан уразасының беренче көне 1 март шимбәсенә туры килә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан зәкят, фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләде. Рамазан-шәриф ае 2025 елның 28 февралендә кояш баегач керә.
Нисаб (Ислам кануннары буенча мәҗбүри җыем түләргә тиешле мөлкәтнең минималь суммасы) 2025 елда зәкят түләү өчен - 720 мең сум (алтынга күчереп исәпләгәндә), ә фитыр сәдакасы өчен 57 мең сум (көмешкә күчереп исәпләгәндә) тәшкил итә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте фитыр сәдакасының минималь күләме 200 сумга тигез, ә зәкят түли алучыларга ул 1100 сум тәшкил итәчәк, дип ачыклык кертте.
Сәламәтлеге торышы буенча уразаны үти алмаучылар һәм аны соңрак та башка вакытта, каза кылып үти алмаучылар өчен һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия каралган.
2025 елда Рамазан уразасының беренче көне 1 март шимбәсенә туры килә. Тәравих намазы беренче тапкыр Татарстан мәчетләрендә 28 февральдә кичке ястү намазыннан соң үткәреләчәк. Мөфтият искәрткәнчә, хәнәфи мәзһәбе нигезендә тәравих намазы 20 рәкәгатьтән тора.
Быел Рамазан ае 29 көн дәвам итәчәк, шуңа күрә уразаның соңгы көне 29 мартка туры киләчәк.
Ураза бәйрәме 30 мартта, якшәмбе көнне була. ТР мөселманнары Диния нәзарәте бәйрәм намазын үткәрү турында өстәмә мәгълүмат бирергә вәгъдә итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев