Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанлыларны Россия Банкы исемен кулланып алдалау турында кисәтәләр

Россия Банкының Татарстан Республикасы бүлеге Россия Федерациясе Үзәк банкы исемен кулланып мошенниклык схемасы турында кисәтә.

Мошенниклар кешегә "Үзәк банк хезмәткәре" исеменнән шалтыраталар һәм аның банк счеты яисә картасы буенча шикле операцияләр булуын  хәбәр итәләр. Аннары җинаятьчеләр аңа мессенджерга, электрон почтага Россия Банкы хезмәткәренең логотип һәм печать белән ялган таныклыгын җибәрә. Мондый документларда Россия Банкының реаль хезмәткәрләре фамилияләре булырга мөмкин: бу мәгълүматларны җинаятьчеләр регулятор сайтыннан алырга мөмкин. Шул рәвешле ышанычны яулап, караклар кешедән акчасын урларга, аңа кредит рәсмиләштерергә мөмкин.  

Аферистлар шалтыратып кына калмый, ә "Үзәк банкка шәхси кабул итүгә" чакырулар да җибәрә. Чакырулар дөрес булсын өчен, исем һәм атасының исеме буенча мөрәҗәгать итүдән башлана, аларда кабул итү вакыты һәм кеше яшәгән төбәктә Россия Банкының чын адресы күрсәтелә. Хатны алучыда ышаныч уяту өчен, караклар үзләренең электрон почта доменнарын Россия Банкы cbr.ru доменына алыштыралар. Хатны җибәргәннән соң, аферистлар алучыга шалтыратырга һәм төрле сылтаулар астында аның банк картасы мәгълүматларын әйтергә мәҗбүр итәргә, акчаларны күчерергә ышандырырга мөмкин. 

Әгәр дә сез Россия Банкына кабул итүгә язылмаган булып, чакыру алсагыз да, аңа җавап бирмәгез. Әгәр сезнең банк счетында акчаларның сакланышына карата шик туса, мөстәкыйль рәвештә үзегезнең банкка шалтыратыгыз. Телефон номеры сезнең банкның рәсми сайтында һәм банк картасының арткы ягында күрсәтелгән. 

Финанс мошенникларының киң таралган схемалары һәм аларга каршы тору ысуллары турындагы мәгълүмат Россия Банкы сайтында һәм "Финанс культурасы" порталында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев