Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанлыларга кош гриппы янамый

Быел республикада кешеләр арасында кош гриппы йоктыру очраклары теркәлмәде.

Грипп вирусының яңа куркыныч мутацияләре турында массакүләм мәгълүмат чараларында актив фикер алышалар.

"Чыннан да, вирус мутацияләнә, аның кешегә төрлечә күчүеннән курку бар. Хайваннар, кошлар арасында кош гриппы очраклары булганда, без моны ветеринария табиблары белән бергә эшлибез. Ел саен кошлар эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә һәм үз хуҗалыклары булганнарга прививкалар ясала», – диде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Шулай ук Авдонина вакцинациянең тиешле күләмдә үткәрелүен исәпкә алып, бүген шау-шу юк, дип өстәде. Кошлар белән эшләүче кешеләргә профилактика чаралары билгеле, гриппка һәм кискен сулыш инфекцияләренә каршы чаралар белән бер үк. Хәл тотрыклы, тыныч һәм курку без көтмибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: птичий грипп