Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанлылар 2025 елда төзекләндереләчәк парклар һәм ишегаллары өчен тавыш бирә алачак

Сораштыруда 14 яшьтән теләгән һәркем катнаша ала. Тавыш бирү 30 апрельгә кадәр республиканың дәүләт хезмәтләре порталында дәвам итәчәк.

Быел парклар һәм скверлар исемлегендә Югары Ослан районында 8 территория тәкъдим ителгән. Бу Югары Осланда Мәдәният һәм ял паркының 4 нче чираты, район хастаханәсенең территориясендәге парк, Иннополистагы Квант бульвары, Район үзәгендәге Геройлар паркы һәм "Стрелка" урман паркы, район мәдәният йорты янындагы сквер, Введенка бистәсендәге парк һәм Ключищидагы алма бакчасы. Тавыш бирү "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты буенча үткәрелә. Үз фикереңне сылтама буенча калдырырга мөмкин. пройдя по ссылке.

Моннан тыш, татарстанлыларның 200 йорт территориясен сайлап алу мөмкинлеге бар, алар «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев