Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда хуҗасыз әйберләр тапканда нәрсә эшләргә кирәк

Ашыгыч хезмәтләр Татарстан халкына хуҗасыз әйберләр табылганда нишләргә кирәклеген искәрттеләр. Сәбәбе Красногорскта булган фаҗига, анда бер малай җирдән 10 сумлык акчаны күтәрә һәм җитди җәрәхәтләр ала. Акча астында кулдан ясалган шартлаткыч җайланма була.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе гражданнарны уяу булырга һәм куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә чакыра.

Катгый тыела:

* шикле әйберләрне тотарга, күчерергә яки ачып карарга;

* әлеге шикле әйбер янәшәсендә кәрәзле телефоннан файдаланырга;

* табылдык янына балаларны һәм чит кешеләрне китерергә.  

Тәкъдим ителә:

* кичекмәстән куркынычсыз арага китәргә;

* табыш турында 112 телефоны буенча хәбәр итәргә;

* тирә-юньдәге кешеләрне кисәтергә;

* белгечләр килгәнне көтәргә.

Куркыныч предметлар җәмәгать урыннарында – транспортта, подъездларда, ишегалларында, сәүдә үзәкләрендә, балалар мәйданчыкларында һәм мәктәпләр янында булырга мөмкин.

Ашыгыч ярдәм хезмәтләре балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү зарурлыгына аерым игътибар бирә. Аларга урамда табылган уенчыкларга, телефоннарга, сумкаларга яки акчаларга кагылырга ярамый, ә шикле предмет табылганда – кичекмәстән олыларга яки 112 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк, дип аңлатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев