Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда макулатура җыеп тапшыру буенча экомарафон узачак

Акция - 16 апрельдән башлана.

Татарстанда 16 апрельдә, "Макулатура тапшыр - агачны коткар" дигән ел саен уздырыла торган экомарафон башлана. Марафон районнар һәм республика шәһәрләре арасында ярышлар рәвешендә уза. Анда барлык уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр, компанияләр һәм Татарстанның барлык оешмалары да катнаша ала. Моның өчен 300 килограммнан да ким булмаган авырлыктагы макулатура җыярга һәм   Сдавайбумагу.рф или www.Sdai-Bumagu.com.акциясенең рәсми сайтында гариза калдырырга кирәк. 

300 кг җыя алмаган, әмма акциядә катнашырга теләүчеләр эш урыны буенча яки якындагы уку йортына “Макулатура тапшыр – агачны коткар” акциясендә катнашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә ала.

Татарстан Республикасы Экология министрлыгында макулатураны икенчел эшкәртелергә әзерләү кагыйдәләрен билгеләп үттеләр. Журналларны, газеталарны, офис кәгазьләрен, дәфтәрләрне, крафт-кәгазьләрне тыгыз кипларга бәйләргә, пластик элементларны алып, тартмаларга әйбәтләп һәм компактлы итеп бөкләргә кирәк. 

Җыелган макулатураны алып китү өчен заявкаларны алдан ук Сдавайбумагу.рф җибәрергә, җыелган макулатураны чыгару акциянең расписаниесе нигезендә эшкәртүче компания транспорты тарафыннан башкарылачак. 

Акциядә катнашучылар барысы да Рәхмәт хатлары, ә иң нәтиҗәле тапшыручылар - акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. Бер яисә берничә оешма бер тоннадан артык авырлыктагы макулатураны җыю ноктасында җыелгач, бүләкләү түләнә.

Акция нәтиҗәләре буенча муниципалитетларның «Яшел рейтингы» төзеләчәк.

"Макулатура тапшыр - агачны коткар" акциясе даими рәвештә, елына ике тапкыр "Дерево Подари" www.подари-дерево.рф. проекты ярдәмендә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев