Татарстанда мәктәп каникуллары расписаниесе билгеле булды
Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, Татарстанда беренче уку көне 2 сентябрьдә башланачак, чөнки 1 сентябрь – якшәмбегә туры килә.
Республика мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте киләсе уку елына мәктәп каникуллары графигын хәбәр итте.
- көзге каникуллар 1 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр;
- кышкы каникуллар 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр;
- язгы каникуллар 22-31 март көннәрендә узачак.
Укуны йомгаклау билгеләре май ахырына кадәр куелачак, дип билгеләп үтелде. Уку елы 26 майда тәмамланачак, чөнки 27 сеннән җәйге каникуллар башланачак.
Моннан тыш, Казанда көзге каникуллар датасын 21-28 октябрьгә күчерү турында карар кабул ителде. Күчерүнең сәбәбе - БРИКС саммиты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев