Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда М12 трассасы күперендә барлык 28 терәк баганалары торгызу эшләре төгәлләнде

Яңа күпер республиканың Югары Ослан һәм Лаеш районнарын тоташтырачак һәм яңа тизйөрешле автомагистральнең бер өлеше булачак.

М12 Мәскәү - Түбән Новгород - Казан тизйөрешле трассасы аша күпердә төзүчеләр 28 терәк баганалары торгызу эшләрен төгәлләделәр. Хәзер металлоконструкцияләр монтажлау бара - 2979 тонна конструкцияне күпернең ике өлешенә  күчерәсе калды,- дип хәбәр итә "Автодор" дәүләт компаниясе.

 "Август аенда ук  3362 метр озынлыктагы иң озын күпердән  җәяү узарга мөмкин булачак, - дип билгеләп үттеләр компаниядә. Эшчеләр Иделнең уң як ярында, күпер янындагы иң зур чокырны тигезләүне төгәлләделәр.

 М12 нең сигезенче этабында да эшләр дәвам итә. Юлчылар асфальт-бетонның өске катлавын сала, яктырту баганаларын монтажлый, инженерлык коммуникацияләрен суза, локаль чистарту корылмаларын урнаштыра. Татарстан буенча уза торган М12 трассасының сигезенче этабының гомуми озынлыгы 70 км тәшкил итә

 Тизйөрешле автомагистральне төзү "Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтүнең комплекслы планы"- милли проекты буенча алып барыла. Милли проектлар Россиядә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

 М12 Мәскәү - Казан тизйөрешле трассасы төзелешенең икътисади нәтиҗәсе Татарстан өчен 146 млрд. сум дип бәяләнә,-дип хәбәр итә  "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев