Татарстанда «Күпмилләтле Татарстан» конкурсы  уздырыла
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда «Күпмилләтле Татарстан» конкурсы уздырыла

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы»нда, шулай ук Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Татарстанда «Күпмилләтле Татарстан» Республика конкурсы уздырыла.

Теләге булган һәркем конкурсның https://er-tatarstan.ru/ сайтында теркәлү узып, Татарстан халыкларының тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен белүгә тест үткәрүдә катнаша ала.

Тестны узу нәтиҗәләре буенча катнашучының электрон почтасына сертификат киләчәк. Шулай ук максималь күләмдә балл җыйган катнашучылар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Конкурс 2023 елның 15 декабренә кадәр уза.

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Нет комментариев