Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда «Каршы як полоса» (“Встречная полоса”) профилактик чарасы уза

Чараларның максаты - каршы як хәрәкәт полосасына чыгу сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләре санын кыскарту һәм профилактикалау.

Татарстанда 30 нчы июньнән 9 нчы июльгә кадәр Дәүләт автоинспекциясе «Каршы як полоса» оператив-профилактик чаралар үткәрә. Операция кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләр белән очрашулар уздырачак, каршы як хәрәкәт полосасына чыкканда нинди куркыныч янауын һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләячәк.

 "Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, узып киткәнче, машина йөртүче үзе барырга җыенган хәрәкәт полосасының ерактан узу өчен җитәрлек дәрәҗәдә юлның  ирекле булуына, узып китү процессында ул юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына йөрү  өчен куркыныч тудырмаячагына, ә "Узып китү тыелган"(“Обгон запрещен”) юл билгесенең гамәлдә булу зонасында, тоташ сызык булганда, шулай ук күтәрелү ахырында, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда – узып китү куркынычсыз булуына ышанырга тиеш", - дип искәртте юл хәрәкәте кагыйдәләрен Югары Ослан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Павел Калмыков.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу куркыныч маневр  булып тора һәм РФ КоАП 12.15 маддәсенең 4 өлеше нигезендә биш мең сум күләмендә административ штраф салынуга яки дүрт айдан алып алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә. РФ КоАП 12.15 маддәсенең 5 нче өлеше нигезендә әлеге административ хокук бозу бер елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев