Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләре турында шигырьләр һәм хикәяләр конкурсы игълан ителде

Конкурста катнашуга гаризаларны 30 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

Июньнән октябрьгә кадәр Татарстанда “Яшел сигналга сәяхәт” дигән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында шигырь һәм хикәяләр конкурсы узачак. Гаризалар 1 июньнән кабул ителә башлый.

Юлларда үзеңне имин тоту кагыйдәләрен үтәү тематикасын чагылдыручы һәм аларны үтәүне пропагандалаучы эшләр ике номинациядә кабул ителә: «Яшь җәяүленең дуслары» - проза форматында әкият яки фэнтэзи һәм «Могҗизалы юллар» мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен шигырь җанрында. 

Һәр номинациядә жюри өч призер билгеләячәк. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны акчалата бүләкләр көтә. Бүләкләү октябрь ахырында булачак. Конкурска гаризаны 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр guncbgd@mail.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны ncbgd.tatarstan.ru сайтында яисә  8(843) 5-333-776 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев