Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда гошер сәдакасе җыю кампаниясе башланды

Гошер - аерым сәдака төре, мөселман кешесе мохтаҗларга үстергән уңышының уннан бер өлешен бирә.

Гошер сәдакасе түләү мәҗбүрилегенә «Бәкара» сүрәсенең 267 нче аяте күрсәтә: «Җир-күкләрне һәм алар арасында булган бөтен нәрсәне адәм баласы өчен, аңа хезмәт итәргә яралттым». Бакчадагы уңышның төп сәбәбе Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте булуы белән аңлатыла, ул табигатебезгә уңай йогынты ясый. Бу мәрхәмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет уяту өчен, Аның ихтыярына буйсынып, гошер (дисәтинә) бүлеп бирергә кирәк. Шунысы игътибарга лаек, революциягә кадәр мөселманнарда гошер сәдака җыю гадәти гамәл булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре белән алыштырганнар. Хәзер әлеге хәйрия җыены әкренләп республика мөселманнарының дини тәҗрибәсенә әйләнеп кайта башлады.  

Вахит авыл җирлеге мөселманнары авыл Мәдәният йортына яшелчә һәм җиләк-җимеш: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, шулай ук кышка әзерләнгән тозлы ризыклар һәм кайнатмалар алып киләләр. Халык тарафыннан зур кызыксыну һәм актив катнашу сәбәпле, хәйрия акциясен 25 сентябрьгә кадәр озайту турында карар кабул ителде!

Җыелган гошер сәдака  һәр елдагыча Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат йортына тапшырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев