Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда “Гасырдан гасырга” бәйгесе узды

Ел саен «Кояшкай” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре туган Татарстаныбызның танылган һәм яраткан язучыларының шигырьләрен укучылар конкурсларында актив катнашалар. Балалар күп тапкырлар муниципаль, республика һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр булдылар.

Быел кече яшьтәге балалар да, шулай ук урта төркем балалары да - Габдулла Тукай исемендәге "Гасырдан гасырга" II Халыкара шигырь укучылар конкурсында катнашып, җиңүчеләр рәтендә булдылар. Бәйге татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган иде.

Плохова Виктория һәм Куприянов Егор III дәрәҗә диплом; II дәрәҗә диплом белән Гаделшина Эмилия; I дәрәҗә дипломнар белән Сәмигуллина Самира һәм Әхмәтова Камелия бүләкләнде.

Актив булулары һәм тырышлыгы өчен балаларга, аларның ата-аналарына һәм педагогларына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Аларга киләчәктә иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев