Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда эшмәкәр әниләргә үз бизнесларын үстерүгә 100 мең сум акча алу мөмкинлеге бар

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты балалы хатын-кызларга үз эшләрен ачарга һәм аны үстерергә ярдәм итәргә тиеш.

«Эшмәкәр әни» проектында катнашучылар үз бизнесларын башлау өчен кирәкле комплекслы белемнәр алу һәм  иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен 100 мең сумлык грант ярдәме алачак.

Татарстан Республикасында «Эшмәкәр әни» программасы 2023 елның 11-15 сентябрендә Казан шәһәрендә «Мой бизнес» төбәк үзәге базасында узачак.

Проектның максаты – балалы  хатын-кызларга  үз эшләрен ачарга ярдәм итү. Катнашучылар үз эшләрен ачу өчен кирәкле комплекслы белемнәр ала, ә һәр төбәктә иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен 100 мең сум акча алачак. Биш көнлек бушлай уку эшлекле мохиткә чуму, бизнес-планнар эшләү һәм менторлык ярдәме белән  интенсив тренинг форматында уза. Укуның соңгы этабы катнашучыларның бизнес-проектлары конкурсы. Эксперт жюрие аларның икътисади нигезлелеген, оригинальлеген һәм социаль әһәмиятен бәяли. Җиңүче 100 000 сум күләмендә грант ала. Программада катнашу бушлай. 

 2023 елда «Эшмәкәр әни» программасында  катнаша ала:

  • балигъ булмаган балалары булган, декрет ялындагы, уллыкка алучы хатын-кызлар, опекуннар, баланы тәрбиягә алган аналар.
  • “Эшмәкәр әни» программасында быел башка төбәкләрдә катнашмаган хатын-кызлар
  • шушы төркемнәргә керүче хатын-кызлар:  физик зат, һөнәри керемгә салым кулланучы (үз-үзенә хезмәт итүче), шәхси эшмәкәрләр һәм НПД дагы шәхси эшмәкәрләр, мондый эшчәнлекне алып баруның финанс нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, ҖЧҖнең яисә АҖнең устав капиталындагы өлешләр хуҗалары (зыян яки табыш)
  • "Эшмәкәр әни" программасында катнашу датасына ЕГРЮЛ мәгълүматлары буенча 1 елдан  кимрәк  эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барган хатын-кызлар

 «Эшмәкәр әни» проекты турында, шулай ук Татарстан Республикасында бизнес ачу һәм үстерү мөмкинлекләре турында «Мой бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны аша белергә була.  Телефон 8(843)524-90-90.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев