Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда «Чыршы» операциясе узачак

Операция кысаларында ылыслы агач токымнарын законсыз кисүне булдырмау максатыннан урман кишәрлекләренә патрульлек итү уздырыла.

"Идел буе урманчылыгы" хәбәр итүенчә, Татарстанда 18 декабрьдән урман фондын саклауга һәм яңа ел символларын законсыз кисүне булдырмауга юнәлтелгән "Чыршы" оператив-профилактик чарасы старт ала.

Ел ахырына кадәр дәвам итәчәк операция кысаларында урман байлыкларын патрульләү буенча көчәйтелгән эш оештырылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ылыслы агачны кисүчене яки аңа зыян салучы хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тартачаклар. Һәм, әгәр гражданнар өчен штраф 3-4 мең сум тәшкил итсә, вазыйфаи һәм юридик затлар өчен аның күләме уннарча тапкыр артачак. Билгеләп үтәбез, штрафтан тыш, хокук бозучы агачның төренә, аның үсү урынына, урманнарны яклау категориясенә карап исәпләнәчәк зыянны да капларга тиеш булачак. 

Урманчылык хезмәткәрләре гражданнардан урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман сагының турыдан-туры номерына 8-800-100-94-00, шулай ук ТР “Урман-янгын үзәге”нең төбәк диспетчерлык хезмәте номерына 8 (843) 221-37-95 хәбәр итүләрен сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев