Волжская новь

с. Верхний Услон

16+
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда “Чиста урманнар” акциясе старт ала

20 апрельдән 20 июньгә кадәр республикада урман фондын массакүләм җыештыру узачак. Ирекле теләүчеләр чүп-чарларны, корыган һәм ауган агачларны җыячак, шулай ук ял итү урыннарын тәртипкә китерәчәкләр. Узган ел акциядә утыз мең кеше катнашкан.

Татарстанда “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясенең язгы этабы башлана. Чара «Экологик иминлек» милли проекты максатларын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. 

Республиканың урман байлыкларын саклау – Татарстанда яшәүче барлык халыкның уртак бурычы. Ел саен уздырыла торган акция урманнарның санитар торышын яхшыртырга гына түгел, ә табигатьне саклау эшендә битараф булмаган кешеләрне дә берләштерә. Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов әйтеп үткәнчә, былтыр урман фондыннан утыз мең кеше катнашында сигез йөз куб.метр чүп-чар җыелган. Шулай ук биш мең ике йөз куб. метр коры-сары һәм ауган агач өемен черергә өеп куйганнар. 

Акция кысаларында урман фондын каты коммуналь калдыклардан, коры-сары һәм ауган агачлардан чистарту буенча масштаблы эшләр башкарылачак. Моннан тыш, республиканың урман хуҗалыгы белгечләре аншлаглар, мәгълүмат такталарын тәртипкә китерәчәк һәм урманга гөмбә, җиләк-җимеш җыярга яки саф һава суларга килгән кешеләр өчен ял итү урыннарын төзекләндерәчәкләр. 

Акциядә катнашырга барлык теләүчеләр чакырыла - оешмалар, уку йортлары вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар. Ә “Татарстанның чиста урманнары” акциясенең көзге этабы быел ундүртенче сентябрьдән ундүртенче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев