Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга» бәйгесе башлана

Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга» традицион конкурсына старт бирелде, ул быел яңа форматта булачак.

Быел бәйгедә катнашу республиканың барлык гаиләләре өчен дә мөмкин булачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм ЗАГС Идарәсе тарафыннан хупланган инициатива буенча гаиләләргә бер минутка кадәр дәвамлы кыска видеороликлар төшерергә тәкъдим ителә. Иҗат эшләрендә үз гаиләңне күзаллап, сайлауга мөнәсәбәтеңне белдерергә һәм видеоны "Безнең гаилә сайлауларга бара"дигән гыйбарә белән тәмамларга кирәк.

Иҗади эшләр республика сайлау комиссиясенең рәсми сайты аша кабул ителә, анда махсус комиссия август ахырына кадәр иң яхшы роликларны билгеләячәк.

Проект мөһим сайлау кампанияләре алдыннан старт ала - 14 сентябрьдә Татарстанлыларга Республика Рәисен, Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатларны сайларга туры киләчәк. Оештыручылар конкурста гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен ныгыту аша электораль активлыкны арттыру ысулын күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев