Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда 4 майда “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында үсентеләр утыртачаклар

Акция кысаларында республикада барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утыртылачак.

“Хәтер бакчасы” халыкара акциясе Татарстанда апрель һәм май айларында узачак, 4 майда берүк вакытта агач үсентеләре утыртылачак. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Ведомство «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты бурычларына туры килә торган табигатьне саклау акциясен үткәрүгә әзерләнә башлады. Хәзер белгечләр урман фонды һәм муниципаль районнар территориясендәге биләмәләрне билгели һәм утырту материалының  составын сайлый.

 «Бүгенгә 255 гектарда җир кишәрлекләре сайланган. Акция кысаларында барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла», - дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина. 

 “Хәтер бакчасы” халыкара акциясенең оештыручылары булып “Хәтер бакчасы”, “Җиңү волонтерлары”, Җиңү полководецлары истәлеге Фонды һәм “Урман волонтерлары” тора. Аның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында 27 млн һәлак булучы истәлегенә 27 млн агач утырту. Чараларда Россиянең барлык төбәкләре һәм 35 тән артык дустанә ил катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев