Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче Бәраәт кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

Бүген кояш баегач, ислам календарендәге иң мөбарәк төннәрнең берсе – Бәраәт кичәсе керә.

Ул Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төндә, ягъни Изге Рамазан аеннан ике атна алдан җитә.

 Бәраәтне безгә Рәхимле һәм Шәфкатьле Раббыбыз гөнаһлардан чистарыну өчен биргән. Бәраәт кичәсе мөселманнарның исенә шуны төшерә: Аллаһ – барын да Белүче, Ул безнең калебләребездә һәм намусларыбызда сакланучы серләрдән Хәбәрдар; һәм Аллаһ – Рәхимле, Гафу итүче, безнең гөнаһларны Яшерүче. Бу кичә һәркемнең фани тормышы бетәчәген һәм һәр кешенең, кылган гөнаһлары өчен җавап тотар өчен, Раббыбыз каршына басачагын да кисәтә.

Шуңа күрә Бәраәт кичәсен ваемсызлыкта уздырырга ярамый, киресенчә, үзебезнең гамәл һәм ниятләребез турында, хата-кимчелекләребез, гөнаһларыбыз хакында уйланырга, Яралтучыбыздан гафу сорарга кирәк. Аның мәгъфирәте мөселманнарны ике дөнья бәхетенә ирештерер, иншәАллаһ. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатеннән

Источник: http://dumrt.ru/news/news_27235.html

фото ТР МДН сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мусульманские праздники Ислам

2
X