Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Татар сүзе - 2024» гаризалар кабул ителә башлады

Мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе якынлаша!

Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.

Бәйгенең максаты - туган телне, әдәби мирасны пропагандалау, үстерү һәм саклау, классикларның әсәрләрен популярлаштыру, милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту.

Быел «Татар сүзе” берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк.

Махсус «Туган тел» номинациясендә исә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар үз туган телләрендә дә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкара ала.

Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2025@yandex.ru рәсми почтасына юллагыз. Шулай ук сылтама буенча онлайн анкета тутыру мөмкинлеге дә каралган.

Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев