Тарихта без эзлебез
Архив эше буенча Дәүләт комитеты 2019 нчы елдан башлап ел саен шәҗәрә ( нәсел агачы ) фестивале “Эхо веков в истории семьи – тарихта без эзлебез” үткәрә.
Чара шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлыгын ныгытуга , киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кысыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Чүпрәле районы мәдәният йортында Республика конкурсының зона этабы үтте, анда җиде район гаиләләре катнашты.
Бәйрәм гаилә бәйләнешләрен ныгытуга, илнең тарихи вакыйгаларын белүгә ярдәм итә.
Бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре үз тамырлары, традицияләре һәм шәҗәрәләре белән таныштырды, сөйләде . Барлык катнашучылар үзләренең милли ашларын, киемнәрен күрсәтеп, концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Югары Ослан районыннан фестивальдә муниципаль этапның җиңүчесе Мякишевлар гаиләсе катнашты. Алар конкурста лаеклы чыгыш ясадылар.
Жюри әгъзалары Мякишевларның гаилә реликвияләрен,борынгы китапларын, документларын аеруча кызыксыну белән карадылар.
Концерт номерыннан соң жюри рәисе, Архив эше буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова чыгышның бик оригиналь булуын билгеләп үтте.
Мякишевлар гаиләсе Диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев