Тәмәке тартуга – юк!
З1 майда Бөтендөнья тәмәкесез көне билгеләп үтелә. Бу датага Вахит мәдәният йортында “Тәмәке тартуга - юк!” дигән темага мәгълүмати сәгать үткәрелде.
Мөдир Гөлназ Фәттахова тематик сәгатьтә катнашучыларны тәмәке барлыкка килү тарихы белән таныштырды һәм дөньяда бу начар гадәттән күпме кешенең интегүен һәм һәлак булуын, дөньяда тәмәке тарату юлларының тарихи белешмәләрен әйтеп үтте.
Катнашучылар тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, шул исәптән электрон тәмәкенең дә, үзенә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә зыян китерүе турында белделәр. Чарада «Тәмәкене конфетларга алмаштыру» уены үткәрелде. Катнашучылар тәмәке тарта торган кешенең үзенә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә зыян китерүе турында белделәр. Шул рәвешчә тәмәке тартучылар янында торучы кешеләр "пассив тәмәке тартучылар" була. Чара кызыклы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев