Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян

Түбән Ослан мәдәният йорты мөдире Ләйсән Һадиева яшүсмерләр өчен тәмәке тарту зыяны турында бик мөһим әңгәмә үткәрде.

Тәмәке тарту проблемасы бүген Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда да кискен тора. Күп илләрдә яшүсмерләргә тәмәке тартуны тыя торган законнар кабул ителде. Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәткәнчә, тәмәке тарту сәламәтлек өчен куркыныч, ләкин, шуңа да карамастан, галимнәр исәпләве буенча, дөньяда планета халкының 1/3 е яисә һәр өченче кеше тәмәке тарта. Ләйсән Һадиева тәмәке тартуның зарары турында сөйләде, тәмәке тарту - үлем һәм авыруларның иң киң таралган сәбәбе, гомер озынлыгын, куркыныч авыруларның үсеш факторын кыскарта. Шулай ук тәмәке тартучылар турында кайбер мәгълүматлар китерде һәм балаларга үзеләренең кызыксынуын һәм яшь организмның энергиясен спортка юнәлдерергә киңәш итте.

"Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян" дигән информатив видеофильм күрсәтелде, ул теге яки бу матдәләрне куллануның нәтиҗәләрен ачык күрсәтте, аны караганнан соң, малайларга тәмәке тартудан баш тарту буенча 10 киңәш китерелде.

Очрашу уңай мөхиттә узды, анда катнашучылар актив булды, очрашу ахырында балаларга буклетлар тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев