Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Табиблар искә төшерә: кызамык (корь) белән авырмау өчен вакцинация ясатырга кирәк

Безнең районда кызамык буенча вәзгыять - киеренке, ә Иннополистагы кампусларның берсе бөтенләй дә карантинга ябылган.

Татарстанда ел башыннан бирле кызамык белән авыручы 30дан артык кешене ачыклаганнар, ә 2022 елда 1 генә очрак теркәлгән булган. Авыру чыганаклары төрле муниципалитетларда, шул исәптән безнең районда да ачыкланган.

Без Югары Ослан Үзәк район хастаханәсенә авыруның таралу сәбәбен, кызамыкның нинди авыру булуын һәм үзеңә йоктырудан ничек сакланырга кирәклеген белү өчен мөрәҗәгать иттек.  

"Башта кызамык салкын тигәнне яки гриппны хәтерләтә. Кешеләрдә югары температура, буыннарда һәм сөякләрдә сызлау барлыкка килә, күпләр өйдә дә йөрергә читен, диләр. Ә берничә көннән тәндә характерлы симптом - кызыл төстәге тимгелләр барлыкка килә, аннары ул кипкән кабыклар белән каплана башлый. Бу көннәрдә кеше бик йогышлы, кызамык инфекциясенең үзенчәлеге дә шунда, ул бик тә йогышлы авыру. Кызамыктан махсус дарулар юк, билгеле бер симптомнарга юнәлтелгән дәвалау чаралары кулланыла. Авыру чоры, авыруның авырлыгына карап, ике-өч атнага якын дәвам итә. Әмма кызамык авыруның озак һәм авыр агымы белән генә түгел, үзенең катлауланулары белән дә куркыныч - авыру эчке әгъзаләрне зарарлый, ә булачак әниләр өчен - баланы югалту яки яралгы өчен авыр нәтиҗәләр белән яный", - дип сөйләде баш табиб урынбасары Дана Хөсәенова.  

Ул шулай ук ачыклаганча, йоктыру чыганагы : зарарлы авыруны кемдер ялдан алып кайткан, кемдер аны уку урынына алып килгән. 

 "Сәбәпләр төрле, ләкин иң мөһиме - авыр һәм озак нәтиҗәләр белән, прививка ясамаган кешеләр авырый. Кайчак прививка ясатканнар да авырып китә, ләкин алар авыруны җиңел формада кичерә, кайчак авырганын белми дә. Бу кеше контакт категориясенә эләккәч кенә ачыклана һәм аңа кан анализы ясала. Без барыгызны да: әниләрне, яшьләрне, өлкәннәрне - әгәр сез яки сезнең балагыз прививка ясатмаган яки ревакцинация үтмәгән булса - прививка кабинетына мөрәҗәгать итегез һәм үзегезне шушы  авырудан саклагыз", - ди Дана Искәндәр кызы.  

Исегезгә төшерәбез, кызамыктан прививка, ә төгәлрәк ККП (корь-краснуха-паротит) балаларга 1 елда һәм 6 елда куела, ә 25 елдан соң табиблар ревакцинация узарга киңәш итә. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше һәм саф һавада йөрү дә яхшы профилактика чарасы булып тора. 

Белешмә:

Кызамыктан үлем очраклары ел саен кими, чөнки күп балалар вакцина ала, әмма әлегә кадәр ел саен бу авырудан 100 000 артык кеше үлеме санала, аларның күбесе 5 яшькә кадәрге балалар. Авыруның югары дәрәҗәдәге күрсәткеч саны һәм авыруның тиз таралуы балалар үлеменең бишенче сәбәбе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев