Светофор ярдәмгә килә
3 июльдә Россиядә ГАИ көне билгеләп үтелә. Ул юлларда иминлекне тәэмин итүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Бу көн совет чорыннан башлана, ул вакытта дәүләт автомобиль инспекциясенә (ДАИ-ГАИ) нигез салына.
Балаларның белемнәрен ныгыту максатыннан Бакча Сарай авыл клубында ДАИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган "Светофор ярдәмгә килә" дип аталган куркынычсызлык сәгате узды. Асия Фәйзулова Дәүләт инспекциясе хезмәткәре һөнәре турында кыскача сөйләп үтте, һәр кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиешлеген ассызыклады, ә анда юл хәрәкәте билгеләре, светофор ярдәм итә.
Балалар игътибар белән "Маша һәм Аю" мультипликацион фильмын да карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев