Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Шундый яшьләребез булганда киләчәгебез өметле безнең

Ул универсал мастер, аның вазыйфаи бурычларына халыкка газ хезмәте күрсәткән барлык төр хезмәтләр дә керә.

Аз сөйләп, күп эшли торган яшьләребезнең бер вәкиле ул. Аның янына үзеннән күпкә олырак, тәҗрибәлерәк хезмәттәшләре килеп киңәш, ярдәм сорыйлар.

Күпләребез хәзер яшьләрдән зарлана, алар эш белми, олыларны хөрмәт итми, тормышны күз алдына китермиләр, җиңел юллар эзлиләр, дөнья алар кулына калса, ничек яшәрбез дигән уйлар өлкән буын вәкилләренә еш килә. Әмма бүгенге көн яшьләре турында без күп очракта ялгыш уйлыйбыз, аларны без белеп бетермибез, аларның нәрсәгә сәләтле булуларын күзалламыйбыз.

Бәхеткә каршы бар андый яшьләр. Шул  егетләребезнең берсе Ранис Рәис улы Мөхәмәтҗанов. Ул Югары Ослан районы газ эксплуатацияләү хезмәтендә  мастер булып эшли.

Ранис Рәис Гарифҗан улы һәм Гүзәлия Ясәви кызы гаиләсендә 1988 нче елның 30 нчы июлендә олы бала булып дөньяга килә, 1990 нчы елда туган Даниска абый- терәк тә була ул. Арча районында туып үскән Рәис һәм Саба кызы Гүзәлия 1987 нче елда Югары Ослан районында тормыш корып җибәрәләр. Рәис Гарифҗан улы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, Гүзәлия Ясәви кызы МФЦ өлкәсендә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда.

Ранис Югары Ослан  мәктәбендә тугызынчы классны тәмамлап Казан автотранспорт техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач Россия Армиясе сафларына алына. Ул Мәскәү өлкәсендә Янгынга каршы көрәш һәм коткару эшләренең хәрби командасында хезмәт итә. Ватан алдындагы бурычын лаеклы үтәп, армия сафларыннан кайткач, 2010 нчы елда Югары Ослан районы газ эксплуатацияләү хезмәтенә слесарь булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта читтән торып Казан дәүләт аграр университет тәмамлый.  Тырыш егетнең актив эшчәнлеген җитәкчелек күреп ала һәм 2015 нче елдан Ранис мастер булып эшли башлый. Ул универсал мастер, аның вазыйфаи бурычларына халыкка газ хезмәте күрсәткән барлык төр хезмәтләр дә керә, барлык сорауларга да Ранистан җавап алып була. Аннан тыш Ранис Рәис улы автотранспорт эшчәнлеге өчен дә җаваплы кеше, машина йөртүчеләрнең иминлеге, машиналарның  төзеклеге, вакытында сменага чыгуы өчен ул күп көч куя. Тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе булып җитәкчелектән алган күп кенә Мактау һәм Рәхмәт хатлары мисал булып тора.

Төп хезмәтеннән башка Ранис спортка гашыйк кеше, күп еллар волейбол белән шөгыльләнә. Югары Ослан районы, Газпром командалары составында төрле спорт чараларында катнашып, кубоклар, призлар яулаган ул. Алар арасында ТНВ-Яңа Гасыр беренче урын кубогы, авыл спорт уеннары призлары бар, республикада үткәрелә торган төрле спорт уеннарының финалисты ул.

Шундый яшьләребез булганда киләчәгебез өметле безнең.

Ранисны шушы көннәрдә булачак матур, түгәрәк  туган көне белән котлыйбыз. Ә ялгыз кызларның колагына сер итеп кенә әйтәм- Ранис әле өйләнмәгән, үз насыйбын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев