Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Көтеп алынган җәй җитү белән, кешеләр буш вакытларын су буйларында уздыруны өстен күрәләр.

Су ял итүдән мөмкин кадәр рәхәтлек алырга һәм сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә. Ләкин шуны да онытырга ярамый, сулыклар югары куркыныч чыганагы булып тора, аңа җиңел карау нәтиҗәләре иң авыр булырга мөмкин. Аларны булдырмас өчен, һәр кеше суда куркынычсызлыкның иң гади кагыйдәләрен белергә тиеш. 

Һава торышы әкренләп тотрыклана, һава температурасы 20-25 градуска җитә. Әмма су коену ярамый, иртәрәк әле. Суның югары катлам  температурасы 13-14 градус тәшкил итә, ә аска таба кискен түбәнәя. Мондый кискен төшү көзән җыеру, спазмнар һәм батуга китерергә мөмкин, - диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов. 

Сулыкларда ярамый:

  • Таныш булмаган урында, күпер астында һәм плотиналарда йөзәргә.
  • Су төбенең тирәнлеген һәм рельефын белмичә, биеклектән сикерергә.
  • Буйкалар һәм махсус тотып алынган урыннардан чыгып йөзү.
  • Судноларга, салларга һәм башка йөзү чараларына якынаерга.
  • Көймәләрдән, катерлардан, причаллардан суга сикерергә.
  • Суда уеннар уйнаган вакытта бер-береңне кулдан һәм аякларыңнан тотарга. 
  • Суда яки яр буе линиясендә булганда алкоголь кулланудан сакланыгыз. Алкоголь тигезлек хисе, хәрәкәтләрне координацияләү һәм үз-үзеңне контрольдә тоту хисен начарлата.
  • Йөзә белмәсәгез махсус җиһазланган, тирәнлеге 1-2 метрдан артмаган урыннарда су коеныгыз.

”СУ КОЕНУ ТЫЕЛА”  ("КУПАНИЕ ЗАПРЕЩЕНО!") кисәтү такталары булган урыннарда су коену рөхсәт ителми.

 Исегездә тотыгыз! Тик суда үз-үзеңне куркынычсыз тоту чараларын тайпылышсыз үтәү генә бәла-казаны кисәтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев