Спортландия илендә
Август аенда Бөтенроссия физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне билгеләп үтү максатыннан Яңа Юл авылы клубында « Спортландия илендә» спорт - уен программасы үтте.
Балалар өчен спорт-уен программасы оештырылды. Спортның кешеләр сәламәтлеге өчен әһәмияте турындагы әңгәмәдән соң, авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова кыршау, туп, сикерткечләр белән күңелле эстафета үткәрде. Бергәләп "Резинка" уенын искә төшерделәр. Уеннар арасындагы ял иткән арада балалар спорт темасына табышмаклар чиштеләр.
Чара күңелле һәм дәртле узды, ә иң мөһиме балалар спортның көч, җитезлек, матурлык һәм сәламәтлек икәнен үзләштерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев