Шеланга мәктәбендә телләрне саклау буенча чара үткәрелде
Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Һәр халык - ул үзенең кабатланмас мәдәнияте, тарихы һәм традициясе. Телне саклау - һәр кешенең бурычы. Халыкара туган тел көнен билгеләп үткәндә, без дөньяда булган барлык телләргә, алар чагылдырган мәдәнияткә хөрмәт күрсәтәбез.
Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кешенең билгеләнешенә уникаль рәвештә җавап бирә һәм һәркайсы сакларга тиешле тере мирасны тәкъдим итә.
Шеланга урта мәктәбендә татар теле укытучысы Гөлшат Сиченкова инглиз теле укытучысы Екатерина Жолобова белән берлектә «Тел - белемнең ачкычы, акылның - баскычы» дигән чара үткәрде.
Чараны алып баручыларның сөйләвеннән укучылар туган телнең - халыкның характеры, аның хәтере, тарихы, рухи көче икәнлеген белделәр, телнең әһәмияте, телнең сүзлек запасын тулыландыруның мөһимлеге турында сөйләделәр.
Чара барышында укучылар туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар, татар, рус, инглиз телләрендә җырлар җырладылар, «Яулык чигәм», «Парлы бию», «Эйдэ, бас» кебек татар биюләрен биеделәр.
Чарада Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова катнашты, ул үз чиратында балалар белән «Мәкальне әйтеп бетер», «Түбәтәй», «Кем җитез» уеннары үткәрде.
Бергәләп үткәргән көн хисләргә бик бай булды. Оештыручылар үткәрелгән чара балаларда туган телгә һәм илнең әдәби мирасына мәхәббәт һәм кызыксыну уятканнардыр дип өметләнеп калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев