Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Шеланга мәктәбендә күңелле Сабантуй узды

«Мәктәп укучысы өчен мәдәният» проекты кысаларында Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова, Шеланга урта мәктәбе каршында эшләүче мәктәп яны «Дружба» җәйге лагере тәрбиячеләре белән берлектә, «Кунелле Сабантуй» - балалар бәйрәме үткәрделәр.

Балалар рәхәтләнеп халык уеннарында һәм милли ярышларда катнаштылар: "Күзләреңне бәйләгән килеш чүлмәк ват", "Капчык киеп йөгер", "Су тулы чиләкләр белән йөгер", "Приз кис", "Кашыктагы йомырка белән йөгер", "Ат чабышы", "Кашык белән су ташы" һәм башка күңелле уеннар-эстафеталар. Бу көнне һәркем күңел ачты, беркем дә игътибарсыз калмады. Катнашучыларда  Сабантуй мавыктыргыч ярышлар һәм конкурслар белән истә калачак.

Бу искиткеч бәйрәм балаларга бик күп шатлык китерде һәм аларны уңай энергиягә баетты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев