Шахмат-шашка турнирында Бакча Сарай балалары катнашты
Бакча Сарай авыл клубында «Күңелле каникуллар» акциясе кысаларында «Акыл өчен күнегүләр» шахмат-шашка турниры узды.
Турнир башында клуб мөдире Асия Фәйзулова Халыкара шахмат көненең 20 июльдә – 1924 елда Халыкара шахмат федерациясенә нигез салынган көнне билгеләп үтелүе һәм ул ЮНЕСКО инициативасы белән 1966 елдан бирле билгеләп үтелүе турында сөйләде. Шахмат һәм шашка - һәркемнең яраткан өстәл уеннары. Алар акылга этәргеч бирә, ихтыяр һәм характер ныклыгы тәрбияли, шулай ук психик процессларны камилләштерә, фикерләүне, хәтерне, игътибарны, күзәтүчәнлекне, тырышлыкны һәм иҗатка сәләтне үстерә.
Балалар турнирга зур җаваплылык һәм ачыктан-ачык кызыксыну белән карадылар: уеннар мавыктыргыч үтте, һәр уенчыны чишү юлларын эзләргә, үҗәтлек, максатчанлык, сабырлык һәм уйларга теләк күрсәтергә мәҗбүр итте. Турнир дустанә шартларда узды, чөнки шахмат һәм шашка уеннары аралашу өчен менә дигән сәбәп, алар үзара аңлашуны тирәнәйтергә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев