Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Шәрәфетдиновлар – татар гаиләсенең үрнәге

“Өйдә балалар белән татарча сөйләшәбез, туган телебезне онытмасыннар”.

Милли тәрбия бирү, туган телеңне ярату, аңа соклану, горурлану хисе, балаларда яшәгән төбәккә мәхәббәт тәрбияләү күп вакыт гаиләдән килә. Шәхес тәрбиялибез икән, ул һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе булып үссен өчен, тәрбия гаиләдә бишектән салына башланырга тиеш.

Татар җанлы, балаларына татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләүче, татар мохитендә тәрбия бирүче гаиләләрнең берсе Югары Осланда яшәүче Айрат һәм Асия Шәрәфетдиновлар. Уллары Айнурны гимназиядә чараларны татар телендә алып баручы сыйфатында еш күрергә була. Ә кызлары Айлинә алты яшьтә генә булуына карамастан районыбызның “йолдызы” дияргә була. Һәр татар телендә үткәрелә торган кичә, чара да аннан һәм әнисе Асиядән башка узмый. Матур, зәвыклы татар киемнәреннән алар кунакларны каршы алалар, туган телләрендә шигырьләр сөйлиләр, татар халык биюләрен башкаралар.

Айрат Ансар улы Буа шәһәрендә туып үсә, 11 класстан соң энергетика институтына укырга керә. Ә Асия Әнвәр кызы әлеге районның Күл-Черкен авылы кызы, урта мәктәптән соң Казан социаль белем бирү академиясендә белем ала. Танышулары үз районнарында булса да, ныклап торып язмыш аларны Казан каласында очраштыра. “Казан хәтле Казанда бер уйламаган җирләрдә бер-беребезне очрата идек, язмыш безне шулай кавышуга этәрде”, - диләр алар ул елларны искә төшереп. 2005 елда никах укыталар, ә 2006 елның июль аенда туйлары була яшь гаиләнең.

Ә 2006 елның сентябрендә алар Югары Осланга юллама алалар. Уйларында районда ике ел гына эшләп, Казанга китеп урнашу була Шәрәфетдиновларның. Монда аларны райондашлары Хөрия апа Заһидуллина гаиләсе каршы ала, аларны якты йөз белән үзләрендә урнаштыра. Бүгенге көнгә хәтле Айрат белән Асия Хөрия апага, аның ире Сәит абыйга (вафат инде, авыр туфрагы җиңел булсын), улы Иреккә, аларның кешелекле, игелекле булуларына, үз балалары кебек күреп, ул вакытларда бергә яшәүләренә рәхмәтле.

Югары Ослан матурлыгы, табигате белән Шәрәфетдиновлар гаиләсенә бик ошый, киңәшеп, килешеп алар тормышларын районыбыз белән бәйләргә булалар. Җир алып, үз почмакларын булдырырга тырышалар. Туганнары, әти-әниләре ярдәме белән бүген алар якты, чиста, зәвык белән төзелгән өйләрендә яшиләр.

Шәрәфетдиновлар гаиләсе “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыятендә эшли. Икесенең дә вазыйфалары җаваплы, төгәллек, сабырлык сорый торган хезмәт.

Уллары Айнур быел 11 класста укый. Кечкенәдән татарча шигырьләр өйрәнеп, төрле татар телендә үткәрелә торган бәйгеләрдә, чараларда катнашып, аларны алып баручы да булган егет ул. Җәй айлары да аның бушка узмый, үзенең кирәк-ярагына җитәрлек матди керем эшләп ала ул.

Айлинәгә алты яшь. Аның кулыннан килмәгән эш юктыр, мөгаен. Килеп керүгә үк саф татар телендә исәнләшеп каршы алды ул. Аның көн тәртибе сәгатьләп түгел, минутлап язылган, инглиз телен өйрәнә, бию, рәсем түгәрәкләренә, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөри. Әнисе белән бергә төрле чараларда катнашырга да вакыт таба. Ут борчасы кебек чая кыз, сабыр гына көтеп алып, үз бүлмәсе белән таныштырды, ул үзе ясаган уенчыклар белән тулы, кибет уенчыкларына исе китми аның. Шпагатка да утырды, биеп тә күрсәтте бар яктан да булган Айлинә. Ә төрле чараларда алган дипломнарның, мактау билгеләренең саны юк, алар бихисап.

Шәрәфетдиновлар белән аралашкач, чын татар гаиләсе алар дигән уй килә күңелгә. Асия иреннән узып сүз әйтми, ә Айрат тыныч кына үзенең гаиләсе турында горурлык хисләре белән бәян итә. “Миңа Асия белән бәхет елмайды, ул минем таянычым, ярдәмчем, аңлаучым. Барысы да гаилә хакына, гаилә иминлеге өчен, бар көчебезне балаларыбызның киләчәге өчен куябыз. Кечкенәдән әти, әни тәмен белеп үссеннәр өчен тырышабыз. Өйдә балалар белән татарча сөйләшәбез, туган телебезне онытмасыннар. Туганлык җепләре дә өзелмәсен, туганнарыбыз, әти-әниләр белән аралашып, бер-беребезгә булышып, ярдәмләшеп яшибез”,- ди гаилә башлыгы.

Асия дә үз чиратында язмышының Шәрәфетдиновлар гаиләсе белән бәйләнүенә шөкер итә. “Үз әти-әнием бик иртә вафат булдылар, аларны кайнана белән кайнатам алыштырды, үз кызлары кебек кабул иттеләр. Әгәр дә көн алар белән сөйләшмичә, үткән көннең уңышлары, вак-төяк борчулары белән бүлешмичә үтә икән, көн заяга үткән кебек тоела. Аларга хөрмәтем бик зур, бик рәхмәтлемен”, - ди ул.

Менә шундый тынгы белмәс, милли җанлы, тыйнак Айрат һәм Асия Шәрәфетдиновлар гаиләсе. Ә кечкенә Айлинә хәбәрче апаны үзенең эшләнмәләрен бүләк итеп, тагын килергә чакырып, озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев