Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

«Салават күпере» балалары тәрәзә төбендә бакча үстерә

Тәрәзә артында кар яуганда, беренче яшел чирәмгә хәтле әле бик озак көтәргә туры килгәндә, тәрәзә төбендә яшеллекне күрү һәркемгә, аеруча балаларга, бик күңелле.

Тәрәзә төбендәге яшел бакча үстерү балалар өчен бик кызыклы шөгыль булып тора, ул вакытта табигатьнең яңа нигъмәтләрен авыз итеп кенә калмыйча, яшеллеккә дә сокланасы килә. Балаларның күз алдында беренче яшеллек өлгерүе дә күңеллерәк могҗиза. Кыш аенда беренче яшеллек суган булырга мөмкин.

Югары Осланның “Салават күпере” балалар бакчасының өлкән группасына йөрүчеләр яшел суган кыяклары үстерүдә көчләрен сынап карарга булдылар.

Суган утырту алдыннан балалар суганның составында С витаминының яшел кыякларында аеруча күп булуы, бу витаминнарның организмны төрле авырулардан, бигрәк тә грипптан һәм салкын тиюдән саклавы белән таныштылар.

Тәрәзә төбендә суган үстерү балаларда кызыксынучанлык һәм күзәтүчәнлек тәрбияли, үсемлекләр тормышын яхшырак белергә ярдәм итә. Балаларда үстерелә торган үсемлекләрнең матурлыгына шатлану, үз хезмәтләренең нәтиҗәләре белән горурлану сәләте туа. Әйләнә-тирә дөньяның бала үсешенә йогынтысы бик зур. Өзлексез үзгәреп торган күренешләр белән танышу сабый тормышының беренче елларыннан ук башлана. Табигать күренешләре һәм объектлары балаларны матурлыгы, төсләренең ачыклыгы, төрлелеге белән җәлеп итә. Аларны күзәтеп, балалар үзләренең хис тәҗрибәләрен баеталар һәм аларның киләчәк иҗаты шуңа нигезләнүгә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев