Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Салават күпере” балалары бөҗәкләр иленә сәяхәт кылды

Бөҗәкләр дөньясы бик кызыклы. Һәр бөҗәк үзенчә бик күп гаҗәеп сыйфатларга ия. Ә кызыклы булган һәр нәрсә баланың игътибарын җәлеп итә.

“Салават күпере” балалары «Бөҗәкләрнең тылсымлы дөньясы»н өйрәнергә булдылар. Саф һавада йөргәндә алар табигатьтәге бөҗәкләрне күзәттеләр, эзләп табып, аларның яшәешен кызыксынып карадылар. Аннары күбәләкләр, кырмыскаларның рәсемнәрен ясадылар. Тәрбиячеләр балаларга «Муха-цокотуха», «Тараканище» әкиятен укыдылар, шулай ук бөҗәкләрнең файдасы һәм зарары турында әңгәмә үткәрделәр. 

Өлкән һәм әзерлек төркеме балалары кырмыска оясы рәсемнәрен ясадылар, ә урамда алар мөстәкыйль рәвештә комнан һәм таякчыклардан оялар кордылар, кырмыскаларның ояларда йөрүләрен күзәттеләр.

Мондый күзәтүләр, әңгәмәләр, дәресләр ярдәмендә балаларда табигатькә карата кешелеклелек, табигать матурлыгын саклау, танып белү һәм иҗади сәләтлелек формалаша. Бөҗәкләрнең тере дөньясына сакчыл карарга өйрәнәләр, алар турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев