Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Салават күпере” балалар бакчасының нәни сабыйлары беренче язгы чәчәк- тузганак белән таныштылар

Кояштай сары тузганак Әйтерсең безне көтә, Үсеп җиткәч, мамык булып Ул җилгә очып китә

“Салават күпере” балалар бакчасының нәни сабыйлары беренче язгы чәчәк- тузганак белән таныштылар. Сары, йомшак, йонлач чәчәкләр кечкенә якты кояшка охшаган. Тузганак кояш нурларын бик ярата. Иртән кояш уяну белән, бу сары чәчәкләр таҗларын ачалар, я кояш баегач алар ябылалар. Балалар тузганакларның матурлыгына сокланып, аның нечкә сабакларын, яшел яфракларын, йомшак сары чәчәкләрен кызыксыну белән карадылар. Тәрбиячеләре аларга бу искиткеч матур чәчәкләрне рәсемгә төшерергә тәкъдим итте. Сабыйлар мамык таякчыклары белән чәчәкләрне бик тырышып ясадылар, үз эшләреннән бик канәгатъ калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев