Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр фольклор бәйрәмендә катнаштылар

«Хәзинә» фольклор ансамбле җитәкчесе Фидания Нурисламова һәм «Саф» вокаль коллективы тәрбияләнүчеләр өчен «Фольклор иленә сәяхәт» дигән чара оештырдылар.

Чара башында балаларга фольклорның нәрсә икәне аңлатылды, әлеге жанрга нәрсәләр керә икәне әйтелде. Шулай ук балаларга татар милли ашлары һәм алар белән бәйле традицияләр турында сөйләделәр. Балалар зур кызыксыну белән кунакларны тыңладылар, ә соңыннан табышмаклар чишүдә, тиз сүзләрне әйтүдә бик теләп катнаштылар.

Очрашуның кульминациясе  булып өй токмачы ясарга өйрәнү буенча мастер-класс булды. Фидания ханым мәктәпкәчә яшьтәге балаларга камырны ничек басарга, изәргә, җәергә һәм кисәргә икәнен күрсәтте, ә соңыннан барысы бергә эшкә керештеләр.

Балаларның йөзләрендә әйтеп бетергесез ләззәтне күрергә мөмкин иде, чөнки аларга эшләгән эшләре бик ошый иде.

Пешекчеләр балаларга үзләре кискән токмачлы аш әзерләгәндә, «Саф» вокал төркеме җитәкчесе Айгөл Нуриева мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык уеннары белән таныштырды.

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләве барысына да билгеле. Балалар шулай ук татар шигырьләрен искә алдылар, Фәнис Җиһаншин уйнаган чын гармун тавышы астында җырлар җырладылар, биеделәр һәм милли уеннар уйнадылар. Арыган булса да, балалар бик канәгать иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дошкольное образование детский сад Радуга фольклор бәйрәм вокальная группа САФ вокальная группа Хәзинә