“Салават күпере” балалар бакчасында көзге күргәзмә оештырдылар
Югары Ослан. Татарча

“Салават күпере” балалар бакчасында көзге күргәзмә оештырдылар

Көз - елның иң матур вакыты, табигать үзе илһамландыра, ә табигатьнең әйләнә-тирәдәге күп төрле бүләкләре иҗат өчен табигый материал. Ә паркларда, бакчаларда, урманнарда табигатьнең төсле буяулар агымын күрергә мөмкин.

Мондый матурлык яныннан сокланмыйча үтеп китеп булмый. Бу матурлыкны җыеп, төрле могҗизалы әйберләр эшлисе килә. Иң мөһиме, табигый материал белән эшләү баланы туган табигать белән якынайту, аңа сакчыл караш тәрбияләү өчен зур мөмкинлекләр тудыра.

“Салават күпере” балалар бакчасы төркемендәге балалар һәм аларның ата-аналары ял көннәрен рәхәтләнеп файдалы итеп үткәрделәр һәм үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Бала белән кул эшләре белән шөгыльләнеп, олы кеше аның шәхесенең гармонияле үсешенә зур йогынты ясый, өстәвенә, әти-әниләре белән үткәргән вакыт бәяләп бетергесез!

Балалар бакчасы хезмәткәрләре күргәзмәдә актив катнашулары өчен барлык балаларга һәм өлкәннәргә рәхмәт белдерә.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев