“Салават күпере” балалар бакчасында йорт хайваннары дөньясы белән таныштылар
Йорт хайваннары - безнең юлдашлар һәм дуслар. Тормышыбызны этләрдән һәм мәчеләрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Без дүрт аяклы дусларга һәм аларның ярдәмләренә ияләштек. Алар безгә үзләренең яратуларын, җылыларын һәм назларын бирәләр, йөрәкләребездә рәхмәт һәм яхшылык хисләре уяталар.
Югары Осланның "Салават күпере" балалар бакчасының кече төркемендә йорт хайваннары темасына белем бирү дәресе узды. Нәниләр кешеләр белән янәшә нинди хайваннар яшәвен, аларның кыяфәтен, исемен бик теләп белделәр. Балалар белән "Йорт хайваннары безгә ни өчен кирәк?", "Йорт хайваннарын ничек дөрес карарга?", "Ни өчен чит этне сыйпарга ярамый?" дигән темаларга фикер алыштылар. Балалар мәче, эт, сыер, сарык һ.б. хайваннарның тавышларын чыгарырга тырыштылар, алар йорт хайваннарының иллюстрацияләрен карадылар. Дидактик уен уйнадылар: "Нинди хайван нәрсә ашый?"
Иҗат остаханәсендә балалар тавык һәм чебиләргә азыкка бөртекләр, традицион булмаган техникада бармак белән рәсем ясадылар. Кулларның вак моторикасын үстерделәр.
Шулай итеп, балаларны йорт хайваннары дөньясы белән таныштыру әйләнә-тирә дөнья турындагы белем системасында зур әһәмияткә ия. Мондый уртак эшчәнлек аша нәниләрдә танып белү кызыксынуы, фикерләү, сөйләм үсә. Иң мөһиме – балалар хайван белән дөрес мөгамәләдә булуга өйрәнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев