Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сәламәтлек саклау өлкәсе яңалыклары

Югары Ослан районында 2023 елда үлүчеләр санының кимүе һәм туучылар санының артуы күзәтелә.

Соңгы елда сәламәтлек саклау өлкәсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Россия Хөкүмәте һәм Президентыбыз Владимир Владимирович Путинның медицинага шәхси игътибары нәтиҗәсендә дәвалау учреждениеләре, авылларда һәм ерак районнарда тулы сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә. ФАПларны ремонтлау һәм төзү, күчмә мобиль бригадалар, диспансеризация, онкоскрининг һәм башка күп кенә программалар үлем очракларын киметергә мөмкинлек бирә. 

2022 елда халыкның үлүе 1000 кешегә 17.3 тәшкил итте, 2023 ел йомгаклары буенча - 1000 кешегә 15.0.

Моннан тыш, туучылар саны да арткан. Әйтик, 2022 ел белән чагыштырганда (1000 кешегә 7.3), 2023 елда туучылар саны 1000 кешегә 8.1 кадәр арткан.

Медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту буенча моңарчы күрелмәгән чаралар ,"Сәламәтлек саклау" һәм "Демография" милли проектларының тормышка ашырылуы уңай нәтиҗәләр бирә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев