Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Сәламәтлек - кешедә булган иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә нинди байлыктан да кыйммәтрәк.

«Акчаны югалттым - берни югалтмадым. Вакыт әрәм булды - күпне югалттым. Сәламәтлекне югалттым - барысын да югалттым" дигәк мәкаль юкка гына әйтелми. 

"Сәламәт буын - көчле ил" проекты кысаларында Макыл авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Татар Макылы китапханәсе мөдире белән берлектә  Физкультурачы көне һәм Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган "Сәламәт илгә сәяхәт" дип исемләнгән күңелле стартлар үткәрде. Чарада әти-әниләре белән бергә балалар катнашты. Сәяхәт сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн режимын саклауның мөһимлеге турында әңгәмәдән башланды. Аннары балалар алып баручы белән бергә Сәламәтлек илләренә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. 

Ярышларда бердәм командалар көч сынашты. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге катнашучыларны бернигә дә карамый беренче булырга этәрде, алар финишка беренче булып килергә тырышты, әмма һәрвакыттагыча дуслык җиңү яулады. Төрле кызыклы эстафеталар һәркемгә яхшы кәеф алырга мөмкинлек бирде, ә яхшы кәеф - сәламәтлек нигезе ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев