Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сәламәтлек илен эзләп

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлек илен эзләп» - спорт уены программасы узды.

Сәламәтлек һәр кешегә матур яшәү, бәхетле булу, кызыклы һөнәр алу, үз гаиләңне булдыру өчен кирәк. Якыннарыбыз белән очрашканда, аерылышканда, без аларга нык сәламәтлек телибез, чөнки бу бәхетле тормышыбызның төп шарты һәм нигезе. Сәламәтлек безгә планнарыбызны үтәргә, тормышта булган бурычларыбызны уңышлы хәл итәргә, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Кешенең үзе тарафыннан акыл белән саклана һәм ныгый торган яхшы сәламәтлеге аңа озын һәм актив тормыш тәэмин итә.

 Очрашуның башында сәнгать җитәкчесе Елена Седова балаларга сәламәтлекне саклау турында сөйләде. Балалар сәламәт булу өчен физик яктан актив булырга, саф һавада күбрәк йөрергә, дөрес тукланырга, көн режимын сакларга кирәклеген белделәр. Шулай ук иртәнге гимнастика, чыныгу һәм физик культура кешегә камилләшергә һәм сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә. 

Балалар җитезлектә, тизлектә һәм чыдамлыкта ярышкан хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Очрашу азагында балалар, сәламәтлек - һәр кеше тормышында бәяләп бетергесез бәхет, һәм аның нинди булачагы, үзебезгә бәйле, дигән нәтиҗә ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев