Сак булыгыз, урманнарда еланнар күбәйгән
Елан белән очрашканда нишләргә кирәклеге турында район үзәк хастанәсе хезмәткәрләре киңәш бирә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2 җәй айларында Югары Ослан үзәк хастаханәсенә 3 кеше елан тешләп мөрәҗәгать иткән - нигездә, район халкы алар белән дача участокларында һәм урманда очрашкан.
Безнең табиблар билгеләп үткәнчә, еланнар, кагыйдә буларак, көчле эсселектә активлаша һәм алар белән контактка кермәү яхшырак!
Урманда йөргәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк – озын кунычлы аяк киеме киеп йөрергә, үләнне алдан таяк белән тикшерү мөһим.
Кара еланнар кешеләргә үзләренең һәм нәсел дәвамчыларының тормышларына куркыныч янаса гына һөҗүм итә.
Очраклы рәвештә елан белән очрашканда төп киңәшләр:
- агрессия күрсәтергә, кискен хәрәкәтләр ясарга кирәкми,
- сөйрәлүчеләрдән әкрен гына читләшергә һәм дистанцияне сакларга кирәк.
Ләкин шулай да сезне елан тешләгән икән:
- ашыгыч ярдәмгә шалтыратырга кирәк, хастаханәдә табиблар махсус сыворотка ясаячаклар.
- ашыгыч ярдәм көткәндә яраны чиста су белән юарга, яра урынын чиста марля белән капларга,
- мөмкинлек булса аллергиягә каршы препарат эчәргә,
- канга кергән агу тиз таралмасын өчен хәрәкәтләнмәскә тырышырга кирәк.
Исән-сау булыгыз һәм үзегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев