Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Сак булыгыз: менингит

Россиялеләргә менингококк инфекциясенә каршы саклану чаралары күрергә киңәш иттеләр.

Менингит инфекциясеннән сакланырга бары тик вакцинация ярдәмендә генә мөмкин. Бу хакта журналистларга Роспотребнадзорның НИИ эпидемиология үзәгенең бактериаль менингитларын күзәтү буенча референс-үзәк җитәкчесе Ирина Королёва сөйләде.

Екатеринбургтагы Ozon үзәгендә менингитның күп очраклары булуын искәртте, ул кискен респиратор инфекцияләрнең үсүе постковид чорда күзәтелә, -дип аңлатты. Шуңа күрә, үзеңне авырудан саклау өчен, бөтен кешегә диярлек күрсәтелгән прививка ясату мөһим, әмма моның алдыннан табибка консультация алу өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Хәзер, ковид авыруыннан соңгы чорда,  респиратор инфекцияләр, шул исәптән менингококк инфекцияләре белән авыручылар саны кискен артуы күзәтелә, шулай булгач, прививка ясап, үзеңне бу куркыныч авырудан сакларга кирәк", - дип хәбәр итте Королёва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев