Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сак булыгыз, кош гриппы!

Кош гриппы бик зарарлы, йогышлы авыру. Авыру кошларның сулау, ашказаны, эчәклек эшчәнлеген бозылуга китерә. Шул ук вакытта алар кешеләргә һәм башка хайваннарга куркыныч.

Инфекциянең төп чыганагы булып авыру яки авырган кошның тизәге, төкереге, сулышы санала. Инфекциягә бик тиз таралу хас.

Төп билгеләре булып йомырка салу кимү, тәненең зәңгәрләнүе, муен, баш шешенү, кошка хас булмаган үз үзен тотышы санала. Кайбер очракларда кош бернинди авыру билгеләре булмыйча үләргә мөмкин.

Кош гриппы белән зарарланмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү
- кош итен җитәрлек вакытта пешерү, кыздыру
- үле кошларны, аларның калдыкларын яндыру

Район ветеринар хезмәте хәбәр итүенчә март, апрель айларында авылда яшәүчеләр базардан һәм башка сату оешмаларыннан шәхси хуҗалыкларына тавык, чебеш, башка төр кош-кортлар ала башлыйлар.

Сатып алганда сатучылардан ветеринар документларны сорарга кирәк. Документлар булмаса, яисә шик тудырсалар сатып алудан тыелырга, шикле сатучы турында ветеринар хезмәтенә хәбәр итү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X