Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сак булыгыз, бозлы сөңгеләр

Кышкы һәм язгы чорда бина түбәләрендә бик күп кар җыела, шулай ук шактый зур күләмдә боз сөңгеләре барлыкка килергә мөмкин. Хәзерге вакытта боз сөңгеләре белән бизәлгән түбәләр һәм кәрнизләр аеруча куркыныч. Түбәләрдән төшү куркынычы белән алар кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына яныйлар.

Түбән Ослан балалар бакчасы өлкән төрле яшьтәге төркемендә тәрбияче Наталия Николаевна "Сак булыгыз, бозлы сөңгеләр" дип аталган куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча балалар белән мөһим әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында педагог балаларга сөңгеләрнең кеше өчен куркыныч булырга мөмкин булуын аңлатты. Тәрбияче балаларга торак йортлар һәм биналар тирәсендә, боз сөңгеләренең һәм түбәләрдән кар төшү куркынычыннан саклану турында искәртте. Шулай ук балалар Смешарики мультфильмыннан "Хәвефле сөңгеләр" куркынычсызлык әлифбасын карадылар. Алынган белемнәрне балалар иҗат эшчәнлегендә “Сөңгеләр” аппликациясен үтәп беркеттеләр.  

Мондый чаралар социумда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә, балаларда үз куркынычсызлыгы өчен җаваплылык хисе тәрбияли.

Биналар янында сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев