Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Саф» төркеме Апаста фестивальдә

Апас районында «Гармун моңы - йөрәк җыры” исемендәге фестиваль оештырылды.

Әлеге күркәм бәйрәмгә Югары Ослан районныннан "САФ" төркеме дә чакырылган иде. Бу чара  гармунчылар парады белән башланып китте. Милли киемнәрдән киенгән чибәр кызларыбыз аларның сафын  тагын да тулыландырды. Районның иң  оста гармунчылары һәм дә күрше районнардан килгән кунаклар рәт-рәт төзелеп, үзәк ял паркына юнәлеш алды.

“Мин яратам сине, Татарстан!” акциясе кысаларында килгән халыкка тасмалар таратылды.

Гала-концертта иң оста гармунчылар, үзешчән сәнгать осталары район халкына, килгән кунакларга гармун көйләрен, җыр-моңнарын , биюләрен бүләк итте. "САФ" төркеме дәртле дә, моңлы да булган татар халык җырларын башкарып үтте, Югары Осланнылардан кайнар сәламнәрен, бәйрәм котлауларын җиткезде.

Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Булат Әхмәтҗанов котлады. Шулай ук әлеге чарада район Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм башка җитәкчеләр катнашты. Махсус кунак Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин иде.

Бәйрәм чарасы чыгышлар, бүләкләүләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев