Сабантуйлар гөрләп үтте Фәйзрахман чишмәсендә
Мулланур Вахитов исемендәге авылда быелгы Сабантуен аеруча зурлап билгеләп үттеләр, чөнки ул юбилейлы, даими рәвештә үткәрелә башлаган бишенче Сабантуй.
Иртәдән авылда бәйрәм рухы хөкем сөрә – якын-тирә күрше авыллардан, ерак төбәкләрдән кайткан дус-туганнар, кардәшләр, милләттәшләрнең очрашып, аралашу көне дә ул әлеге бәйрәм.
Моннан биш ел элек халык җирле үзидарә җитәкчелеге белән бергә районда чын мәгънәсендә халык бәйрәмен торгызу турында карар кабул иткән, һәм шуннан бирле ул якын-тирә татар авыллары өчен дә чын-чынлап яраткан һәм көтелгән вакыйгага әверелде. Традиция буенча бәйрәм быел да "Фәйзрахман" чишмәсе янындагы мәйданда үткәрелде.
Бәйрәмне һәр елдагыча Гали хәзрәт Җиһаншин ачып, хәер-фатыйхасын бирде, тәрбияви вәгазь укыды. Үзенең чыгышында МХОда һәлак булган ир-егетләрне искә алды, хәзерге көндә ул зонада булган авылдашлар исәнлегенә Коръән аятләре укыды.
Шулай ук Сабантуй кунакларын авыл җирлеге башлыгы Ф.Кәримов, Югары Ослан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Д.Валиев, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлеге җитәкчесе Г.Дәүләтшина, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ә.Минһаҗева котлады.
Бәйрәм бүләкләргә дә бай булды: МХОда катнашучыларның туганнарына истәлек бүләкләре, олы юбилейларын билгеләп үтүче авылдашларына “Ак калфак” оешмасыннан ак яулыклар, төрле чаралар, бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә оештырган мәдәният хезмәткәрләренә, ярдәм күрсәткән актив авылдашларына, оешма җитәкчеләренә, райондашларына Мактау грамоталары тапшырылды.
Бәйрәмнең программасы бай һәм күптөрле иде:
• Җирле иҗат коллективлары һәм чакырылган артистлар чыгышлары белән концерт өлеше;
• Традицион көрәшне, капчык киеп йөгерүне һәм башка халык уеннарын да кертеп, спорт ярышлары;
• Халык кәсепләре ярминкәсе, анда җирле осталарның уникаль эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин;
• Милли ризыклар — татлы чәк-чәктән алып, хуш исле татар пылавыннан авыз итәргә була.
Бәйрәмне җирле үзешчән башкаручылар – “Иделкәй” халык төркеме, Ләйлә Кадырова, Гөлгенә Дәүләтшина, Фәнис һәм Әдилә Җиһаншиннар, Радик Закиров чыгышлары бизәде. Кунаклар Алтын Ай төркеме, автор-башкаручы якташыбыз Риф Гатауллинның чыгышларын аеруча яратып кабул иттеләр.
Сабантуен традицион уеннардан башка күз алдына китереп булмый, чүлмәк вату, бүләкләрне күз бәйләп кисү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, аркан тартышу, бүрәнәдә капчык белән сугышу уеннарында олылар да, балаларда бик теләп катнаштылар.
Ә милли көрәш – Сабантуйның төп бизәге, борынгыдан безнең көннәргә килеп җиткән йола ул. Сабантуй мәйданының бизәге булып батыр көрәшчеләр тора. Быелгы Сабантуйның абсолют батыры - Илнур Халиков.
Әмма бу Сабантуйны чын мәгънәсендә үзенчәлекле итә торган иң мөһиме -рухи җылылык һәм бердәмлекнең кабатланмас атмосферасы. Күп кенә кешеләр өчен бәйрәм озак вакыт күрмәгән туганнары һәм дуслары белән очрашу, яшьлекләрен искә алу, яңалыклар белән уртаклашу һәм җылы, бәйрәм рухында аралашу өчен менә дигән мөмкинлек булды.
"Сабантуй - ул бәйрәм генә түгел, ул күңелебезнең бер өлеше, - ди җирле халык. - Ел саен без аны түземсезлек белән көтәбез, әзерләнәбез. Һәм бигрәк тә елдан-ел безгә күбрәк кунаклар килүе күңелле - димәк, безнең традиция яши һәм үсә бара".
Бу юбилей Сабантуе халык традицияләренең ерак җирләрдә сакланып кына калмыйча, төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен бер зур күңел бәйрәмендә берләштереп, буыннар арасында чын күпергә әверелүен тагын бер кат исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев