Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына социаль яктан куркыныч хәлдә булган һәм күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирергә кушты

Татарстан Республикасының Рәисе Рөстәм Миңнехановка хокук саклау органнары белән киңәшмәдә янгыннар белән бәйле оператив хәл турында хәбәр ителде.

Татарстанның Тукай районында шәхси йорт янган урында һәлак булган җиде кешенең мәетен тапканнар, шуларның дүртесе балалар. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән, ул беркатлы агач йорт булган.   

Ачыкланган мәгълүматлар буенча, йортта 8 кеше (шуларның дүртесе – балалар) яшәгән. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, гаилә имин түгел, янгыннан урамга чыгып котылган балаларның әнисенә-29 яшь.

Татарстан Республикасының Рәисе Рөстәм Миңнехановка  хокук саклау органнары белән киңәшмәдә  янгыннар белән бәйле оператив хәл турында хәбәр ителде.

Рөстәм Миңнеханов янгынга каршы чаралар үткәрү эшен көчәйтергә кушты. Аерым алганда, халык белән очрашу, аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеген аңлату. Күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирергә кушты. Профилактик әңгәмәләр даими рәвештә үткәрелергә, күп балалы гаиләләр гел күз уңаенда булырга тиешлеген ассызыклап үтте.

“Янгын очракларын булдырмауга барлык оешмалар җәлеп ителергә тиеш: волонтерлар, социаль хезмәт күрсәтү , гадәттән тыш хәлләр министрлыгы” – дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев