Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Россиянең кулланучылар күзәтчелеге оешмасы исегезгә төшерә: талпан энцефалитыннан прививка куярга була

Идарә тармагы белгечләре талпан энцефалиты буенча эндемик урыннарда яшәүче кешеләргә, шулай ук анда барырга җыенучыларга прививка ясарга киңәш итә.

Вируслы энцефалиттан прививкалар төп һәм ашыгыч схемалар буенча үткәрелә.

Вакцинациянең төп схемасы ике прививканы үз эченә ала, аны көзге-язгы чорда (ноябрь - март) 1 айдан 7 айга кадәр интервал белән (вакцинага карап) башкарырга кирәк. Аннары 5-12 айдан (вакцинага карап) өченче прививка (беренче ревакцинация) ясарга кирәк. Өч прививка - ул тәмамланган вакцинация курсы. Алга таба өч елга бер ревакцинация үткәрелә.  

Әгәр дә сез көз көне прививка куеп өлгермәгәнсез икән, моны талпаннар әле бик актив булмаган чорда, тизләтелгән ашыгыч схема буенча эшләргә мөмкин. Ашыгыч вакцинация интервалы ике атна – бер ай да ким булмаган вакытта прививка куела (вакцинага карап). Ревакцинация икенче прививкадан соң бер ел узгач уздырыла, аннары - һәр өч ел саен. 

Сүз уңаеннан, прививкадан башка саклану чараларын да онытмаска кирәк (репеллентлар, тиешле кием), чөнки талпаннардан энцефалит белән зарарлану гына түгел, ә башка инфекцияләр дә (талпан боррелиозы, гранулоцитар анаплазмоз, моноцитар эрлихиоз) йога, ә алардан әлегә вакциналар юк. Талпаннар тешләү булырга мөмкин территориядә булганда, һичшиксез куркыныч турында истә тотарга һәм вакыт-вакыт үз киемнәреңне һәм гәүдәңне тикшереп торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев