Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда "Безнең яңа укытучы"грант алучыларның ачык муниципаль тыңлаулары узды

Тыңлаулар ике өлештән торды.

1 июнь көнне Югары Ослан мәктәбе базасында «Безнең яңа укытучы»гранты кысаларында грант алучыларның ачык муниципаль тыңлаулары булып узды. Грантның максаты: гомуми белем бирү оешмаларына иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларын җәлеп итү. Грант һөнәри эшчәнлектә нәтиҗәләргә ирешү, уку – тәрбия процессын камилләштерү өчен педагогик хезмәткәрләргә-яшь белгечләргә, уку процессының нәтиҗәлелеген арттыруның инновацион методларын һәм технологияләрен гамәлгә кертү проектын гамәлгә ашыру кысаларында укыту-тәрбия процессын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Тыңлауларда 6 яшь укытучы катнашты.

Тыңлауларның беренче өлешендә грант алучыларның агымдагы уку елында башкарылган эшләр турында хисаплары тыңланды. Яшь педагоглар үзләренең һөнәри казанышлары, шулай ук белем бирү процессында катнашучыларның казанышлары турында сөйләделәр. Тыңлауларның икенче өлешендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча фикер алышу булды, комиссия әгъзалары һөнәри эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр бирделәр, киләсе уку елына эш планнары расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гранты наш новый учитель